2019 елның 19 июнендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Наркотикларсыз тормыш» дип исемлэнгэн республика акциясе кысаларында, Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чарага, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлегенең участок полиция вәкиле Хабипов А. Р. белән очрашу узды.
Әлеге чараның максаты булып сәламәтлек-бәхетле тормышның төп шарты дигән белемнәрне ныгыту торды. Балалар арасында наркотик матдәләр куллануны кисәтү.
Чараның бурычлары:
- Наркотикларга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру;
- Балаларда үз абруйыңны һәм үз-үзеңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Хабипов Альберт әңгәмә барышында наркотик матдәләр кулланган, саклаган, саткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. Әңгәмә профессиональ эшчәнлектән конкрет мисаллар һәм фактларга нигезләнгән иде.
Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм аларга бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәдә балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сораулар яктыртылды. ПДН инспекторы үзләрен авыр тормыш хэллэрендә ничек тотарга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде, балаларның сорауларына җавап бирде. Чара ахырында «Наркотикларга – юк! Тормыш сайла!» дип исемлэнгэн мэгълумати буклетлар таратты.
Әлеге чара бушка узмады дип өметләнәсе килә, һәм балалар тормышлары нын бары тик үз-үзләренә генә бәйле икәнлеген истә калдырдылар…