Тукай муниципаль районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкка үзмәшгүльлек буенча мәгълүмат бирде

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 1 нче гыйнварыннан «үзмәшгуль» гражданнарның керемнәрен легальләштерү өчен салым системасына яңа махсус салым режимы кертелде.

       18 нче июнь көнне Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Рәзилә Ярмухаметова Әҗмәкәй авыл җирлегендә гаиләләргә үзмәшгульлек буенча мәгълүмат бирү максатыннан 22 күпбалалы гаиләгә буклетлар таратты. Үзмәшгуль гражданнар - эшмәкәрлек эшчәнлегеннән табыш алучы, аны гамәлгә ашырганда эш бирүченең хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне үзенә җәлеп итми торган физик затлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International