2019 нчы елның 19 июнендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова һәм полиция хезмәткәре Ляйлә Низамиева Кенә авылы мәктәбенең “Тамчы” мәктәп яны лагеренда профилактик чара уздырдылар.
Балалар төрле милләт вакилләренә карата хөрмәт күрсәтергә, аларның мәдәнияте һәм гореф гадәтләре белән таныштылар. Наталья Закирова балаларны интернет куллану кагыйдәләре белән таныштырды, интернет челтәрендәге куркынычсызлык үзенчәлекләрен ачты. Югарыда күрсәтелгән темаларның актуальлеге балаларны битараф калдырмады-белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында балалар «Интернет куллану стиле» темасына анкета тутырдылар.