“Иҗат һөнәрләре”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 8-10 яшьлек 11 бала өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Иҗат һөнәрләре” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру, сәнгатьне һәр кеше эшчәнлегендә күрә белү.

Дәрес барышында балалар “Профессияне атагыз” викторинасында, “Сүз җый” уенында катнаштылар. Балалар иҗади һөнәрләр мәсьәләсе буенча үзләренең белемнәрен киңәйттеләр, үзләрен музыкантлар, рәссамнар, дизайнерлар итеп күзалладылар. Шулай итеп, балалар борынгы һөнәрләрнең сәнгать дип аталуын белделәр. Кирәкле һәм матур әйберләр ясаучы, йорт, җиһазлар, автомобильләр, корабльләр, кием-салым, күлмәк һ.б. ясаучылар – барысын да рәссам дип атап була. Иҗат һөнәрләре исемлеге даими рәвештә тулыландырыла. Узган ел аңа рәссамнар, кинорежиссерлар, актерлар һ. б. кергән иде. Бүген берничә ел элек кенә без белмәгән һәм ишетмәгән һөнәр ияләре атамалары бик күп: диджей, визажчы, брейдер (брейд-косичкадан прически иҗатитүче чәчтараш), веб-дизайнер, рерайтер, төрле юнәлештәге дизайнерлар (мәсәлән, фуд дизайнер).

Катнашучылар күп кенә һөнәрләрдә иҗат белән шөгыльләнә ала, артист булу мәҗбүри түгел, дигән фикер белдерделәр, чөнки шул ук пешекче яки эретеп ябыштыручы да үз эшенә иҗади якын килә һәм шедевр иҗат итә ала.

Йомгаклау даирәсендә балалар киләчәктә һөнәр сайлау турында үзләренең теләкләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International