6 июльдә бездә "Без көчле һәм кыю"дигән спорт-уен чарасы оештырылды. Балалар "Нептун" һәм "Кеды" командаларына бүленеп, җитезлек, зирәклек, тизлектә көч сынаштылар. Һәр катнашучы үз командасы өчен борчылды. Күз яшьләре дә, шатлыклы елмаюлар да булды. Көч тигез диярлек иде, әмма "Кеды" командасы 5: 4 исәбе белән җиңү яулады. Афәрин барысына да!!!