8 июль-Петр һәм Феврония парлары көне. 2008 елдан әлеге дата РФ рәсми бәйрәменә әйләнде һәм Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне исемен алды. Шушы уңайдан бүген Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Казан арты музеенда эшләүче белгечләр гаилә көненә нигезләнгән чара үткәрделәр.
Чарада балаларга гаилә турында төп төшенчәләр бирделәр. Гаилә-ул безгә көч бирә. Гаилә-ул йорт. Гаилә-ул мәхәббәт, тугрылык, кайгырту, дуслык хөкем сөргән дөнья. Гаилә-ул гаилә көнкүреше һәм тормыш рәвеше, гаилә традицияләре. Гаилә-ул әле барлык бәла-казалардан һәм бәхетсезлек очракларыннан саклаучы ышанычлы учак. Чара ахырында балалар якыннарына кул эшләре ясадылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чараны уздыру – балалар һәм аларның ата-аналары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен, нәсел җепләрен тагын да ныгыту өчен менә дигән ысул.