Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “АрскПласт” оешмасында экскурсиядә булдылар. Аларны оешма җитәкчесе урынбасары Шарафиева Фәния Гәбтрәхим кызы каршы алды. Иң беренче чиратта ул балаларга цехларда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. Аннары пластик тәрәзәләр нинди технология буенча һәм нинди станокларда әзерләнүен, профильне үлчәү, пыяла цехы, әзер продукция цехлары белән таныштырды. Шулай ук, заказлар буенча эшләп килүче мебель цехы да балаларда кызыксыну уятты. Цехларда санаулы гына кешеләр эшли, Фәния Гәбтрәхим кызы балаларга барысын да кызыклы итеп аңлатты, сорауларга җавап бирде. Экскурсия балаларга бик ошады. Балаларда тырышлык, эш сөючәнлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мондый очрашулар зур роль уйный