«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июль - Петр һәм Февронья  көне булып, алар элек - электән Русиядә гаилә һәм никахны яклаучы буларак хөрмәт ителәләр . 2008 елдан әлеге дата Россия Федерациясенең рәсми бәйрәме булды  һәм Бөтенроссиядә  “Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне” исемен алды. Безнең интернат - зур тату гаилә. Белгечләр Миннабутдинова О. С. һәм Бадретдинова Г. С. интернатта яшәүчеләр  белән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык»көненә багышланган лекция-уен үткәрделәр. Әңгәмә кордылар, рәсем, аппликацияләр ясадылар, ә соңыннан бер-берсенә үзләре ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр.

Катнашкан кешеләр саны: 9

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International