«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар белән гаилә, мәхәббәт, тугрылык бәйрәме оештырылды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

      2019 елның 8 нче июлендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында чара оештырды. Гаилә ул яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү.

       Очрашу социаль хезмәт алучылар гаиләнең тормышыбызда мөһим роль уйнавы турында уйланып,  якын кешеләренә игътибарларын арттыруга юнәлдерелгән иде.

       Бәйрәмдә 6 социаль хезмәт алучы катнашты.

       Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Алар арасында гаилә кыйммәтләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында кызыклы диалог булды. Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада узды. Балалар һәм ата-аналар конкурсларда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Чара гаилә турындагы видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International