ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Җәйге каникул вакытында Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ социаль хезмәт алучылар өчен «Ишегалды мәйданчыгы» технологиясе кысаларында актив рэвештэ чаралар үткәрелә. 

Алабуга районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау вәкилләре һәм "Алабуга үзәк хастаханәсе" катнашында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен уздыру өчен китереп бирүне планлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

   «Чиста яр» Республика акциясе кысаларында   Балык Бистәсе муниципаль районында "Доверие-Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә дә кушылдылар һәм Кама елгасы ярында экологик акция үткәрделәр.

Әниләргә пособиеләр банктагы исәпкә генә күчерелә

 

Социаль иминиятләштерү Фондының 14 номерлы филиалы хәбәр итүенчә, 2011 елның 27 июнендәге 161 номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең 2018 елның 1 декабрендәге 1455 номерлы Карарына туры китереп, 2019 елның 1 маеннан әниләргә пособиеләр мәҗбүри тәртиптә клиентларның – физик затларның операцияләр “Мир” картасын кулланып башкарылучы банк исәбенә генә күчерелә.

2019 елның 1 мае торышына яшь ярымга кадәр бала караган өчен айлык пособие алучы иминиятләштерелгән затларга  Фондның территориаль органы тарафыннан түләүләр “Мир” картасы булмаган түләү карталарының банк исәп реквизитлары буенча иминиятләштерү вакыты төгәлләнгәнче яки картаны куллану срогы тәмамланганчы, әмма 2020 елның 1 июленнән дә соңрак түгел, га-мәлгә ашырыла.

Пособиеләрне операцияләр “Мир” картасын кулланып башкарылучы банк исә-бенә күчерү өчен иминиятләштерелгән затка пособиене Россия Федерациясенең Социаль иминиятләштерү Фонды Боерыгы белән расланган форма буенча түләү турындагы гаризада “Мир” түләү картасының номерын гына күрсәтергә кирәк. Өстәмә реквизитлар таләп ителми.

«Бердәм тату гаилә»  программасы   кысаларында Мамадыш  социаль приютында  балаларга әхлак тәрбиясе биру  максатыннан тәрбияче Карабаева Санобар «Толерантлык-   тынычлыкка юл» темасына дәрес  уткәрде.

          Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш өйрәнүләр узды. Тренировкаларның төп максаты – янгын вакытында дөрес һәм оператив эшләргә өйрәтү: учакны сүндерү яки ут таралуны булдырмау, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итү һәм бинадан чыгуны оешкан төстә башкару.

Тәрбияче Дамира Сайфутдинова өлкән балалар төркеме белән хокукый тәрбия программасын гамәлгә ашыру максатыннан дәрес үткәрде.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көненә багышланган экологик акция үткәрелде.

“Ни өчен” түгәрәге эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль хезмәттә торучы 15 бала өчен “Колага каршы су” дигән темага дәрес үткәрде.

 Коммуникатив күнекмәләрне үстерү буенча «Уйнап өйрәнәбез» программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 7-10 яшьлек балалар белән “Хайваннар белән һәм хайваннар турында сөйләшү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International