“Ни өчен” түгәрәге эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәгендә хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина социаль хезмәттә торучы 15 бала өчен “Колага каршы су” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек барышында төрле эчемлекләрнең кеше организмына йогынтысын ачыклау.
Балалар дәрестә организм өчен сумы әллә кока-коламы файдалырак булуын ачыкларга булдылар. Дәрес башында балалар су үзлекләрен искә төшерделәр һәм видео презентация ярдәмендә суның кеше тормышындагы роле турында белемнәрен ныгыттылар. Балалар судан башка кешенең яши алмавын аңладылар. Аннары, берничә эксперимент үтәреп, балалар кока коланың тискәре йогынтысын ачыкладылар. Шулай итеп, бер стакан газлы эчемлеккә салынган йомырка үрнәгендә балалар кока-коланың теш эмаленә начар йогынты ясавын белделәр – ул караңгылана, ярыла, нәзбереккә әйләнә. Ә казылык кисәге үз төсен үзгәртә. Шулай ук балалар бу эчемлекне еш куллану җитди авыруларга китерә икәнлеген белделәр.
Балалар үзләре ясаган экспериментлар нәтиҗәсендә, кока – колага караганда суның кеше тормышы өчен бик күп файдалы үзлекләре бар, дигән нәтиҗә ясадылар.