Кит һәм дельфиннар

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Яшел Үзән районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көненә багышланган экологик акция үткәрелде. Мондый акцияләр үткәреп, без үз алдыбызга балаларны табигать объекты белән таныштыру, аның үзенчәлекләре белән кызыксындыру, аның кыйммәтен, табигатьтәге ролен күрсәтү, объектка карата яхшы хисләр уяту гына түгел, ә балаларны табигатьне бәяләргә өйрәтү, аларда табигать саклау эшчәнлегенә ихтыяҗ булдыру, табигатькә зыян китерүче гамәлләрне булдырмау бурычын куябыз. Балалар үзләренең хис-тойгыларын һәм кәефләрен рәсемнәр аша күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International