Алабуга районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру турында

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Алабуга районында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау вәкилләре һәм "Алабуга үзәк хастаханәсе" катнашында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен уздыру өчен китереп бирүне планлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Төркем үзара хезмәттәшлек регламенты турында фикер алышты, аның кысаларында "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге илтеп җиткерүне тәэмин итәчәк, ә үзәк район хастаханәсе диспансеризация узу буенча медицина хезмәтләрен күрсәтәчәк, 2019 елның сентябрендә башланачак өлкән яшьтәге гражданнарны китерүнең план-графигы расланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International