“Минем отрядым һәм мин-спорт гаиләсе” исемләнгән чара "Доверие" үзәгендә узыды

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

     Җәйге каникул вакытында «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ социаль хезмәт алучылар өчен «Ишегалды мәйданчыгы» технологиясе кысаларында актив рэвештэ чаралар үткәрелә. Спорт чараларына аерым игътибар бирелә, чөнки чараларның төп максаты-балаларны сәламәт яшәү рәвешенә спорт уеннары аша җәлеп итү. Саф һавада чираттагы спорт чарасы булып «Минем отрядым һәм мин – спорт сөюче гаилә»уен программасы торды. Балалар берничә этапны узарга тиешле командаларга бүленде . Спорт дәрте һәм үз командалары өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар әйләнә-тирәдә барган хәлләрне сизми дә калдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Уен балаларга ярыш рухын күтәрергә, командада эшли белергэ ойрэтте, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International