25.07.2019ел. ТҮ “Астрада” “Балалар + Юл = Куркынычсызлык” дигән темага презентация шогыле булып узды.
Алабуганың «Доверие» үзәге белгечләре балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга зур игътибар бирәләр. «Яшүсмер-2019» операциясен үткәрү кысаларында балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә чаралар планлаштырылган иде.
20, 22 июльдә “Берёзка” инвалидларның реабилитация Үзәгендә Халыкара шахмат көненә (1966 елдан башлап 20 июль көнне үткәрелә) багышланган шахмат турнирлары үткәрелде.
23 нче июль 2019 ел, сишәмбе
Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» социаль программасы буенча өченче дәрес үткәрелде. Дәресне комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре үткәрде Раимова Галина Михаил кызы. Лекциянең темасы “Ничек ятучы авыруга дөрес подгузник сайларга”. Бу социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формасы, ятучы авыруларга өйдә тиешле ярдәм күрсәтүче гражданнарга булышуны тормышка ашыра.
Әлеге программаның максаты-туганнарын һәм башка затларны, инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә карау күнекмәләренә өйрәтү.
Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә эшче һөнәрләр елы кысаларында күп төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе булып " Һөнәргә беренче адымнар» проекты гамәлгә ашырыла.
2019 елның 24 июлендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Загидуллина А.И. балигъ булмаганнар өчен А. Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган «Дөньякүләм масштабындагы шәхес»дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада балалар А.Д. Сахаровның тормыш юлы, физика өлкәсендә һәм кеше хокукларын яклау өлкәсендәге фәнни казанышлары белән таныштылар, Сахаровның дөньякүләм масштабындагы күренекле галим буларак роле турында белделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балаларның, җәйге каникул көннәре бик кызыклы үтә. Бүген алар «Корыч монстрлар» Мотоклубыннан кунаклар кабул иттеләр.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спорт буенча инструкторлар Зөһрә Закирова, Ләйсән Хәляфовна, Татарстан республикасының «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә шашка уены буенча турнир үткәрделәр.
25 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Шакирова Айсылу Җәмил кызы инициативасы буенча «Кечкенә шырпыдан - күп кайгы»дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Максаты: Балаларны утның яхшы һәм явыз эшләре белән таныштыру;