Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш өйрәнүләр узды. Тренировкаларның төп максаты – янгын вакытында дөрес һәм оператив эшләргә өйрәтү: учакны сүндерү яки ут таралуны булдырмау, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итү һәм бинадан чыгуны оешкан төстә башкару.
Интернат-йорт территориясендә керү юлларын һәм янгынга каршы су белән тәэмин итүне өйрәнү максаты белән янгын-тактик дәресләр үткәрелде. Шулай ук бинадан кешеләрне эвакуацияләү буенча дәресләр оештырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өйрәнүләр янгын профилактикасының бер юнәлеше булып тора һәм гадәттән тыш хәлләрдә тиз һәм хатасыз ориентирлашу күнекмәләрен эшләргә ярдәм итә.
Гомумән алганда, тренировканың нәтиҗәләре уңай, хезмәткәрләр үз бурычларын вакытында эшләде, барлык автоматик янгынга каршы саклау системалары эшләде, тренировканың максатларына һәм бурычларына ирешелде. Тренировка барышында кисәтүләр ачыкланмады.