Мамадыш муниципаль районы “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр приютында “Балаларның хокуклары һәм бурычлары” исеме астында чара үткәрелде.

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Тәрбияче Дамира Сайфутдинова өлкән балалар төркеме белән хокукый тәрбия программасын гамәлгә ашыру максатыннан “Балаларның хокуклары һәм бурычлары”  дигән баш астында тәрбияви  дәрес үткәрде. Чараның максаты: үзеңнең хокукларың өчен җаваплылыкны аңларга булышу, башка кешеләрнең хокукларына уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Дәрестә тәрбияче балаларның хокукларын тәртипкә салып торучы  беренче кәгазь– балалар хокуклары Декларациясебелән таныштырды.  Шуның нигезендә  - берләшкән милләтләроешмасы  балалар хокуклары Конвенциясен әзерләгән. Чара башында Конвенция сүзенә аңлатма бирелде. Тәбияләнучеләр Конвенция кабул иткән балалар хокуклары исемлеге белән таныштылар. Төрле хәлләр  буенча фикерләр алыштылар. Дәрестест ярдәмендә белемнәрне  тикшеру  белән тәмамланды.

Үткәрелгән чара яшүсмерләрнең  хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен актуальләштерерә һәм кирәк вакытта тормышта кулланырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International