Арчаның «Өмет чаткысы» "Һөнәргә беренче адымнар" проектын тормышка ашыру

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Арчаның  “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәгендә  эшче  һөнәрләр елы  кысаларында  күп төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе булып  " Һөнәргә беренче адымнар» проекты гамәлгә ашырыла. Төрле төркемдәге тәрбияләнүчеләр белән шәхси дәресләр үткәрелә. Максат: балаларга һөнәрләр белән танышырга ярдәм итү, һөнәрләр турында  белемнәрне киңәйтү, аерым баланың потенциалын ачу.  Дәресләрдә  балалар урам себерүче, төзүче, сатучы,   хат ташучы кебек  һөнәрләр белән танышалар.  Чара барышында  балалар интерактив стенд белән еш кулланалар һәм  биремнәрне  зур кызыксыну белән үтиләр. 

   Педагог-психолог Миләүшә Хәмитова әйтүенчә, һөнәрне дөрес сайлау - авыр һәм бик җитди эш, ата-аналар белән берлектә генә эшләп балаларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International