«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит». Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе кысаларында «Веста» Үзәгендә 2019 нче елның 25 нче июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләрдәге 32 бала өчен анимацион чара уздырылды. Бу чараны уздыру өчен «Таиф-НК» иганәче ярдәмен күрсәтте - булачак беренче сыйныф укучыларына матур букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.

Тамаша барышында әкияти персонажлар булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп турында табышмаклар әйттеләр, кызыклы зарядка ясадылар, хәрәкәтле уеннар үткәрделәр. Балаларга бигрәк тә «Мәктәпкә җыенабыз» уены ошады, командаларга бүленеп кызлар һәм малайлар мәктәпкә тизрәк җыену буенча ярыштылар.

Тамаша булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур букчалар тапшыру белән дәвам итте. Балалар әкият геройлары белән аралашуга һәм бүләкләр алуларына бик шат иделәр. Ата-аналар үткәрелгән чара, һәм баларын мәктәпкә әзерләүгә ярдәм иткәннәре өчен иганәчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International