2019 елның 25 июль көнендэ “Родник” халыкка социаль хезмэт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. тарафыннан «Могҗиза ручки» клубы кысаларында «Электр тегү машинасында тегү» дигән темага социаль хезмәтләр алучылар арасыннан балигъ булмаганнар белән чираттагы дәрес үткәрелде
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Аш-су мәктәбе" .
2019 елның 25 июлендә «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» республика проекты кысаларында Әтнә муниципаль районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре чираттагы тапкыр тәрбиягә алган өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартларын тикшерделәр. Нурсия Гыйльметдин кызы озак вакытлар үзенең бердәнбер улы тәрбиясендә урын өстендә яткан. Аның вафатыннан соң, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмыйча, өлкән кеше интернат-йортка урнашырга була. Әлеге тарихны ишетеп, Бадиковлар гаиләсе Нурсия Гыйльметдин кызын үзенә опекага алырга теләк белдерде. Әбинең өйдә үз бүлмәсе бар. Гадәттә ул телевизор карый, оныклары белән аралаша. Тикшерү барышында өлкән кешегә гаиләдә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелә дигән нәтиҗә ясалды.
.jpg)
Яшел Үзән муниципаль районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының кече яшьтәге төркемендә «Лисичка со скалочкой» әкияте буенча реабилитация дәресе узды.
Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә» социаль эш буенча белгеч Кузьмина Дарья тарафыннан «Талантлар салават күпере» социаль программасын тормышка ашыру кысасында чираттагы дәрес үткәрелде. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларның адаптив мөмкинлекләрен һәм иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелде. Дәреснең максаты: ижади фантазияне үстерү, эмоциональ киеренкелекне төшерү. Чарада 5 балигъ булмаган бала катнашты.
2019 нчы елның 24 нче июле көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен Тукай паркына экскурсия оештырылды.
2019 нчы елның 23 нче июлендә «Үз юлыңны үзебез сайлыйбыз» шөгыльләр курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча “Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик” дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала һәм яшүсмер катнашты.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында карлыган җыю оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар хезмәткәрләргә уңыш җыйганда бик теләп булыштылар.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика хәйрия акциясе кысаларында «Веста» Үзәгендә 2019 нче елның 25 нче июле көнне социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләрдәге 32 бала өчен анимацион чара уздырылды.