Дуслар-байкерлар

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балаларның, җәйге каникул көннәре бик кызыклы үтә. Бүген алар «Корыч монстрлар» Мотоклубыннан кунаклар кабул иттеләр.

Приютның гадәти көнендә моторлар тавышына тын калдырып көчле һәм төрледән-төрле матур мотоциклларда байкерлар килепкерде. Кунаклар байкерларның тормышы, үз клубын төзү турында балалар белән уртаклаштылар. Техник характеристикалар турында сөйләделәр һәм мотоциклларның ничек урнашуы турында сөйләделәр.

Бигрәктә балаларга "Harley-Davidson" һәм "Урал" мотоцикллары ошады. Бүген һәр бала үзенә ошаган тимер атына утырып карый алды. Исегезгә төшерәбез, бу мотоклубның безнең приютка беренче генә килүе түгел. Вәгъдәиткәнчә, кунаклар безгә тагын да зуррак составта килделәр. Байкерлар балаларга татлы бүләкләр һәм уңай эмоцияләр бүләк иттеләр!

Бу очрашулар тәрбияләнүчеләргә генә түгел, кунакларга да, шатлык бүләк итә. Кемгәдер кирәкле буллу һәм изге гамәлләр кылу – ул да игелек һәм бәхетнең бер өлеше.

Соңыннан балалар байкерларга уңышлы юллар теләделәр һәм ешрак килүләрен сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International