20, 22 июльдә “Берёзка” инвалидларның реабилитация Үзәгендә Халыкара шахмат көненә (1966 елдан башлап 20 июль көнне үткәрелә) багышланган шахмат турнирлары үткәрелде. Ярышлар бик мавыктыргыч булдылар, һәрбер катнашучы җиңү яуларга тырышты. Каты көрәштә I урынны Мөслим районыннан ял итүче Наил Мөхәмәтҗанов, II урынны – Урыссудан Галина Блинова, III урынны Николай Таеров - Яңа Чишмә районыннан яуладылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучыларга да дәртләндергеч бүләкләр бирелде.
6 кеше катнашты.
.jpg)