Халык-ара шахмат көненә багышланган “Иң яхшы йөреш” дигән шашка турниры.

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә физик культура һәм спорт буенча инструкторлар Зөһрә Закирова, Ләйсән Хәляфовна, Татарстан республикасының  «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә шашка уены буенча турнир үткәрделәр.

 Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннарын популярлаштыру hәм  аларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү иде.

Шашка - ул бик күпләрнен яраткан өстәл  уены һәм иң арзан, массакүләм спорт ярышларының  бер төре булып санала.

Чараны оештыручылар барлык катнашучыларны да турнир үткәрү регламенты, шашка уены кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Катнашучылар бик теләп уенга керештеләр. Бу уенда шашкаларны  дөрес йөртә белү генә җитми  иде, аларга үзләренен логик сәләтләрен, игътибарлы булуларын,  тиз анлаучанлыкларын күрсәтергә дә кирәк иде. Уенчылар уен барышында катлаулы комбинацияләр  уйлап табып, зур җиңүгә омтылып  уйнадылар.

Уен тәмамлангач, турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны билгеләделәр. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны да мактау грамоталары һәм истәлекле, татлы призлар белән бүләкләделәр.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International