ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

21 июнь көнне «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовскаяның закон белән каршылыклары булган һәм куркыныч төркеменә кергән 6 яшүсмер өчен «Дөрес булмаган аралашу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

18 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 5 балигъ булмаган бала арасында «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр арасында медиакультурасын формалаштыру технологияләре"н тормышка ашыру кысаларында «Медиа белән аралашу культурасы» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: балаларның мәгълүмати культурасын формалаштыру.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балаларның көндәлек  тормышын  күңелле һәм файдалы итү өлкәсендә максатчан эш алып барыла.Җәйге матур көннәрнең бер сәгатен дә заяга уздырмас өчен күпчелек вакытларын саф һавада уздыралар.

21 июнь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Чәчәкләр дөньясында. Ромашка” дигән темага дәрес үткәрде.

17 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр арасында «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен дәрес узды. "Клумбада бүлмә гөлләре" дигән темага дәрес урам чәчәген бүлмә гөлләре белән бизәү максаты белән узды.

18 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче 12 бала белән психолог Наталья Емельянова «Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып аралашу, күмәк хезмәттәшлек хисен формалаштыру торды.


18
июнь, 2021 ел
җомга

18 нче июнь көнне юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге вәкиле Анжела Хайрова һәм Алия Малякова белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 балигъ булмаган бала арасында «Җәй көне авылда» дигән интерактив дәрес уздырдылар.

"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина 17 июнь көнне "Вак моториканы үстерү" дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты балаларның вак моторикасын үстерү, ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру иде.

«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова 10 нчы социаль участокта «Наркотиклар - бушлыкка юл» дигән акция үткәрде. Максаты: акциядә катнашучыларга наркотик чараларның зыяны турында мәгълүмат бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару белән кызыксыну уяту.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 16 июнь көнне балигъ булмаганнар арасында «Мин – ышанычлы кеше» дигән чара уздырды. Максат: кешенең шәхси сыйфаты турында күзаллауны формалаштыру һәм балаларны үз-үзеңә ышанычлы булырга өндәү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International