"Медиа белән аралашу культурасы". Түбән Кама «Веста» үзәге

2021 елның 22 июне, сишәмбе

18 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 5 балигъ булмаган бала арасында «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр арасында медиакультурасын формалаштыру технологияләре"н тормышка ашыру кысаларында «Медиа белән аралашу культурасы» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: балаларның мәгълүмати культурасын формалаштыру.

Дәрес «Нәрсә ул медиакультура, медиаграмотлык һәм медиа белемлелек" дигән әңгәмә белән башланды.  Балалар хәзерге дөньяда мәгълүматның роле турында, заманча кешегә кирәклеге, аның үсешендә һәм иминлегендә нинди роль уйный икәне турында сөйләштеләр Дәрестә катнашучылар артык мәгълүмат зыян китерергә дә, файда китерергә дә мөмкин дигән фикерләрен белдерделәр. Әгәр кеше мәгълүмат белән эшли алмый икән,ул файдалы мәгълүмат урынына хаталысын да сайларга мөмкин. Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар сайлау буенча төрле темаларга әңгәмә әзерләделәр: "Космонавт", "Танылган журналист", "Җырчы" белән әңгәмә һәм башкалар. Балалар рәхәтләнеп үзләрен "журналист" ролендә сынап карадылар һәм биремгә бик җитди килделәр.

Дәрес ахырында балалар йомгак ясадылар: әңгәмә вакытында кешләргә сораулар бирү һәм аны интервьюга чакыру бер дә җиңел түгел. Ачык сөйләшү өчен медиакультура, медиаграмоталы һәм медиа белемле булырга кирәк.

Барлык катнашучылар да дәрестә актив катнаштылар, медиапрстранство өлкәсендә белемнәрен тирәнәйттеләр һәм интернет челтәрендә куркынычсыз эшләү мөмкинлекләре турында күзаллауны киңәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International