«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова 10 нчы социаль участокта «Наркотиклар - бушлыкка юл» дигән акция үткәрде. Максаты: акциядә катнашучыларга наркотик чараларның зыяны турында мәгълүмат бирү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару белән кызыксыну уяту.
Мәгълүмат өлешендә белгеч үзәк каршындагы җәйге лагерьга йөрүче балаларга тыелган наркотик матдәләрнең кеше физик сәламәтлегенә һәм аның социаль иминлегенә тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Шулай ук балаларга алкоголь һәм тәмәке куллануның нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Шуннан соң белгеч һәм балалар шәһәр паркына чыктылар, үтеп баручылар белән аралаштылар. Аларның игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итәргә тырыштылар, тыелган матдәләр куллану юлына кермәскә өндәделәр. Ата-аналарга наркотик матдәләрнең зыяны турында белешмәлекләр таратылды-киңәшләр бирелде: ул буяу белешмәлеге рәвешендә ясалган,аны балалары белән буяганда, алар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшергә кирәк иде. Яшүсмерләр исә наркотик матдәләрнең зыяны, «Юк» дип әйтүнең ун ысул һәм авыр тормыш шартларында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кайнар линия номерлары турында язылган «Һәрвакыт сайлап була» дигән белешмәлек алдылар.
Әлеге акция күп кенә яшүсмерләргә һәм өлкәннәргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга, сәламәт яшәү рәвешенең һәр кеше тормышында мөһим звено булуын күрсәтергә ярдәм итте.