Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балаларның көндәлек тормышын күңелле һәм файдалы итү өлкәсендә максатчан эш алып барыла.Җәйге матур көннәрнең бер сәгатен дә заяга уздырмас өчен күпчелек вакытларын саф һавада уздыралар.
21 нче июнь көнне дә тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. белән берлектә рәхәтләнеп табигать кочагында ял иттеләр.Балалар саф һавада ял гына итеп калмыйлар, алар тәрбияче апа- абыйларына да бик теләп булышалар.Территориядәге чәчәкләрнең төпләрен йомшартып, чүплрен утап, су сибеп торабыз.Эш белән хезмәт тәрбиясе алсалар, саф һавадагы уеннар, төрле экскурсияләр балаларның сәламәтлекләрен арттырырга нык ярдәм итә.Саф һавада уйнау өчен безнең территориябездә спортплощадкабыз да бар анда рәхәтләнеп куышлы ,футбол уйнадык.Көннең кичкә авышканын сизми дә калдык. Саф һавада булганнан соң, кичке ашларыбыз да бик тәмле булды.