Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Авылда җәй» дигән интерактив дәрес узды

2021 елның 18 июне, җомга

18 нче июнь көнне юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге вәкиле Анжела Хайрова һәм Алия Малякова белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 балигъ булмаган бала арасында «Җәй көне авылда» дигән интерактив дәрес уздырдылар.

Очрашу җәйге чорда шәһәр һәм авыл юлларында куркынычсызлык турында теоретик белемнәр алу, велосипедта, самокат һәм роликларда йөрү вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.

Чара «Авылда җәй» фильмын карау белән башланып китте. Балаларга «Үз уеның " интеллектуаль уены ошады, анда командаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җитди сорауларга җавап бирергә һәм приз алу өчен баллар җыярга кирәк иде.

Дәрес ахырында балаларга бүләк итеп аяк киеме өчен яктылык кайтаручы маткриалдан эшләнгән рюкзаклар- капчыклар тараттылар. Балалар дәресләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бүләкләргә бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International