21 июнь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Чәчәкләр дөньясында. Ромашка” дигән темага дәрес үткәрде.
Ромашка сөйкемле чәчәк. Халыкта ромашка күктән йолдыз төшкән җирдә үсә, дип санаганнар.
Ромашкалар форма буенча зонтикларга охшаш. Ә тагын аларны кечкенә гномнар өчен зонтик булып хезмәт иткән дип санаганнар. Яңгыр башланса гном Ромашка астында качып ята, яки аны өзеп, басулар буйлап кыю атлый. Яңгыр Ромашка буенча агып төшә, ә гномик бөтенләй коры кала.
Дәреснең максаты:
• социаль – коммуникатив компетентлыкны үстерүгә ярдәм итү.
Балалар бик теләп кызыклы тарихлар тыңладылар. Аларга бигрәк тә чәчәкләр җыю һәм аларны кәгазьдә ясау ошады. Балалар бик актив булдылар. Алар бик теләп рәсемнәр ясадылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Куелган максатка ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.