Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларның вак моторикасын үстерәләр

2021 елның 18 июне, җомга

"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина 17 июнь көнне "Вак моториканы үстерү" дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты балаларның вак моторикасын үстерү, ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру иде.

Дәрес вакытында балалар зур кызыксыну белән борчак тутырылган савыттан хәзинә зләделәр, борчак арасында булган  фасоль һәм макароннарны аерым контейнерлар буенча сортларга аердылар, пластилиннан әвәләп ясау белән шөгыльләнделәр. Бу күнегүләр бармак очына, вак моторика үсешенә яхшы йогынты ясый. Әниләр дә балаларына ярдәм итәргә тырыштылар, сөйләделәр, этәрделәр.  Дәреснең музыкаль өлешендә балалар музыка астында хәрәкәтләр башкардылар һәм погремушкалар белән биеделәр.

Балалар бик актив булдылар аларга  күңелле иде. Алар дәреснең башка катнашучылары белән уртак тел таба алдылар, бу аларның социаль адаптациясенә яхшы йогынты ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International