Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтәргә" дигән чара узды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

18 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче 12 бала белән психолог Наталья Емельянова «Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты булып аралашу, күмәк хезмәттәшлек хисен формалаштыру торды.

Дәрестә катнашучылар тирә-юньдәгеләрнең гозерләрен тыңларга һәм ишетергә, башка катнашучылардан ярдәм алырга, шулай ук коллективта эшләргә өйрәтүче «Кояш... яктырта», «Карабас Барабас», «Маятник», «Үрмәләүче» кебек күнегүләрне  үтәделәр.

"Карабас Барабас" күнегүе катнашучылар күңеленә аеруча туры килде, чөнки ул үзеңне читтән күрергә һәм үз гамәлләренең кире якка да ия булуын аңларга ярдәм итте. Ә «Маятник» күнегүе башта ук гади түгел иде, монда бик җитди мәсьәләне хәл итәргә кирәк булды: «Мин башка кешеләргә ышанаммы, юкмы?».

Балалар катлаулы ситуацияләрдә хәл итү юлларын мөстәкыйль рәвештә таба белсен өчен, чара ахырында һәркем «Минем өметләрем – хыяллар һәм чынбарлык» дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International