ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 3 августында Яшел Үзән муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютының тәрбиячесе һәм музыкаль җитәкчесе тәрбияләнүчеләр өчен «Тылсымлы сандык эзләгәндә» дигән кызыклы квест уенын үткәрделәр.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова социаль хезмәт алучылар өчен күчмә китапханә пункты кысаларында, шәһәр көненә багышланган «Минем шәһәр- Русиянең бер почмагы!" дигән китап күргәзмәсе һәм әңгәмә үткәрде.

Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре 11 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5-14 яшьлек 25 бала арасында “Минем туган көнем!” дип аталган чара үткәрде.

06 август 2019 нче ел «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 

 

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала белән “Татарстан тарихы көннәре” дигән акция үткәрде.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Гигиена кешеләрнең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган мөһим факторларның берсе булып тора. Дөрес итеп оештырылмаган карау кеше сәламәтлеге өчен бик күп күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

2 август көнне “Радост ь”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре   Яшьләр эшләре  идарәсе тарафыннан оештырылган  “МамаПапи” фестивалендә катнаштылар.

2019 елның 5 август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы “Урман аланы” исеме буенча иҗади эш оештырды.

2019 елның  5 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Урманда хайваннар”  темасына дәрес уен   булып узды.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында»  "Флористика" түгәрәге

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International