«Тылсымлы сандык эзләгәндә» квест уены

2019 елның 6 августы, сишәмбе

2019 елның 3 августында Яшел Үзән муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютының тәрбиячесе һәм музыкаль җитәкчесе тәрбияләнүчеләр өчен «Тылсымлы сандык эзләгәндә» дигән кызыклы квест уенын үткәрделәр. Уенның максаты: балаларда уңай эмоциональ хисләр булдыру, аларда коммуникатив күнекмәләр үстерү, командада эшли белү. Уенда кече төркем тәрбияләнүчеләре катнашты. Балаларга тәрбияче белән бергә картаның ертылган өлешләрен табарга, картаны яңартырга һәм хәзинә эзләргә туры килде. Уен кызыклы, хәрәкәтчән һәм күңелле килеп чыкты. Балалар берләштеләр һәм барысы да бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International