Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен кайгырту

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Гигиена кешеләрнең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган мөһим факторларның берсе булып тора. Дөрес итеп оештырылмаган карау кеше сәламәтлеге өчен бик күп күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Беренче чиратта, бу үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган социаль хезмәтләр алучыларга кагыла. Һәр иртә социаль хезмәтләр алучыларның шәхси гигиенасыннан башлана. Безнең нянялар һәр кешегә зур кайгыртучанлык белән карыйлар һәм ярдәм итәләр. Беренче чиратта алар кулларны сабын белән юарга, тешләрен чистартырга, юынырга, колакларын һәм муеннарын юарга булышалар. 

- Һәр иртәне яшәүчеләр безнең килүебезне бик көтеп алалар, һәм безне рәхмәт сүзләре белән озаталар, - ди няня Лариса Сунейкина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International