Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында “Урман аланы” исеме буенча иҗади эш.

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Дәрескә түбәндәге бурычлар куелды: -Балаларда кул сәнгатенә карата кызыксыну уяту; -Табигый материалдан эшләнмәләр ясау процессында танып белү, конструктив, иҗади һәм сәнгать сәләтләрен үстерү; -Кул осталыгын, кул чукларын ныгыту; -Хезмәт сөючәнлек, пөхтәлек, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү; -Әйләнә-тирәгә, табигатькә, аның байлыкларына игътибарлы, сакчыл караш тәрбияләргә. Табигый материалдан ясалган эшләнмәләр балага гаҗәеп табигать дөньясын ачарга булыша: чыршы күркәсендә – кызык Гномик, коры ботакта-җәнлек яки кош-корт күрергә. Табигый материалдан эшләнмәләр ясау буенча теләсә нинди эш мавыктыргыч кына түгел, ә танып-белүдә. Бала табигать күренешләрен күзәтүгә җәлеп ителә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга өйрәнә, чәчәкләр, җиләк-җимеш, яфракларның матурлыгына игътибар итә. Елның теләсә кайсы фасылында диярлек балаларны табигать белән таныштырырга һәм эшләнмәләр ясау өчен табигый материаллар табарга мөмкин. Табигый материал- фантазияне, иҗатны, күзаллауларны үстерү өчен хәзинә. Табигый материалдан ясалган уенчыклар, эшләнмәләр ясау четерекле, мавыктыргыч һәм бик күңелле хезмәт. Җәй һәм көз айларында табигый материалдан эшләнмәләр ясау өчен бик күп мөмкинлекләр ачыла. Бу очракта коелган, төрле төстәге, коры яфраклардан гаҗәеп төрле эшләнмәләр ясарга була. Балалар күмәкләшеп яфраклардан “Урман аланы” ясарга уйладылар. Балалар бик теләп яфраклардан “Урман аланы”ябыштырдылар. Иң элек алар урман аланы сурәтләнгән рәсемнәр карадылар. Шуңа нигезләнеп, уртак картина иҗат ителде. Үз куллары белән ясалган картина аларга бик ошады. Алар үз эшләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International