ТАССР төзелү – республикабыз дәүләтчелеген торгызу тарихында мөһим этап. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала белән “Татарстан тарихы көннәре” дигән акция үткәрде. Максаты: ватанпәрвәрлек, үз ватаныңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү, тарихка, мәдәнияткә, республиканың дәүләт символларына карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, рухи культураны күтәрү.
Акция Габдулла Тукай исемендәге паркта узды. Белгеч башта катнашучыларга Татарстан Республикасының кайчан һәм ничек барлыкка килүе, аның башкаласы, символлары, шәһәрләре, казанышлары, бөек шәхесләре турында сөйләде. Балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, нинди шәһәрләрдә булулары, аларга нинди истәлекле урыннар ошаганы, кайда булырга теләүләре турында искә төшерделәр. Аннары белгеч шәһәр халкына «Татария тарихы» белешмәлекләрен таратырга һәм аларга ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләргә тәкъдим итте. Балалар шәһәрлеләргә кеше үз тамырларын белергә тиеш чөнки үз тарихын оныткан халык яшәү мәгънәсен югалта һәм башка халыклар арасында эреп юкка чыга дип сөйләделәр.
Акция ахырында күпләр үз республикаларының лаеклы гражданы булырга һәм үз Ватаныңны яратырга кирәклеге турында булган фикерләрен әйттеләр.