ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның  6  августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Бөтен Җир балалары дус”  дигән чара узды.

06 август көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе психологы Хәлилова Г.Н. "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән "Тылсымлы паровоз» дигән темага чара үткәрде.

Чараны үткәрү максаты: вак моториканы, иҗади эшчәнлекне үстерү, балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын формалаштыру, коммуникатив күнекмәләр диапазонын киңәйтү.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы "Балкыш" социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кышка запаслар әзерләүдә актив ярдәм итәләр. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә алар кайнатмалар,салатлар, яшелчә тозлыйлар, яшел тәмләткечләрне туңдыралар, уңыш җыялар. Әлеге эш белән шөгыльләнеп, өлкәннәребез бик теләп катнашалар һәм үз нәтиҗәләреннән бик канәгать булып калалар.

2019 елның 6 нчы август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Шәфкатьлек” бүлегендә  тәрбияче Эзекова Э.Р. “Көнбагыш” дигән темага рәсем дәресе үткәрде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы "Балкыш" социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кышка запаслар әзерләүдә актив ярдәм итәләр. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә алар кайнатмалар,салатлар, яшелчә тозлыйлар, яшел тәмләткечләрне туңдыралар, уңыш җыялар. Әлеге эш белән шөгыльләнеп, өлкәннәребез бик теләп катнашалар һәм үз нәтиҗәләреннән бик канәгать булып калалар.

2019 нчы елның 6 нчы августында Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе психологы Зыятдинова Р.диктант үткәрде. Максат — һәр кеше өчен белемле булу мөһим булуын күрсәтү; күндерү, русча һәм татарча сөйләшергә теләүчеләрне берләштерү. Текст яшьлек турында иде - кеше тормышының матур чоры.

2019 нчы елның 5 нче августта  Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар  өчен «Светофор көне» дип исемләнгән агитация-пропаганда чарасы үткәрелде. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгече юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә үгетләүче лекция укыды.  Катнашучылар  юл хәрәкәте иминлеген һәм яктылыкны кайтаручы элементларны куллану кирәклеген пропагандалаучы видеороликлар карадылар. Чара ахырында  истәлекле календарьлар таратылды.                                                  

2 август көнне Тукай районы “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы актив өлкәннәре сәламәт яшәү серләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы "Балкыш" социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кышка запаслар әзерләүдә актив ярдәм итәләр. Социаль хезмәт алучылар белән берлектә алар кайнатмалар,салатлар, яшелчә тозлыйлар, яшел тәмләткечләрне туңдыралар, уңыш җыялар. Әлеге эш белән шөгыльләнеп, өлкәннәребез бик теләп катнашалар һәм үз нәтиҗәләреннән бик канәгать булып калалар.

2019 нчы елның 02 нче августында Баулы шәҺәре “Березка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә хокук киңәшчесе Газизова Н.С. социаль ярдәм алучылар белән караклык турында әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International