“Минем туган көнем!”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Балигъ булмаганнарның ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгечләре 11 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5-14 яшьлек 25 бала арасында “Минем туган көнем!” дип аталган чара үткәрде. Максат: туган көнне бәйрәм итү традициясен саклап калу һәм балалар арасында дустанә, бәйрәм атмосферасы тудыру.

Иске традиция буенча әлеге чарага яз һәм җәй айларында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр җыелды. Алар үзләре хөрмәтенә әзерләнгән күңелле бәйрәмдә актив катнаштылар. Чараның төп шарты-яхшы, күңелле кәеф булдыру һәм балаларда елмаю тудыру иде. Күңелле уеннар һәм биюләр беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Малайлар һәм кызлар “Алтын каз” уенында бер-берсенә “ябыштылар”, “киртәләр”аша биеделәр, күзләрен бәйләп “күзгә күренмәс” баулар аша сикереп гомуми көлү уяттылар. Үзләрен скульптор ролендә сынап карадылар, ә аннары үзләре “сын” урынында булдылар. Җитди булмаган “Анда нәрсә эшләдең?” уенында балалар җитди сорауларга җавап бирделәр, мәсәлән, кайберәүләр директор кабинетына һәр дүшәмбе көнне музыка тыңлау өчен, ә фитнес клубка чәй эчәргә һәм ял итәргә йөрүләре турында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр. Балалар бер-берсенә теләкләр яздылар, аларны һава шарына салып кабарттылар һәм үзләренә күңелсез булган вакытта шарны шартлатып нинди теләкләр язылганын укыячакларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International