“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Минем шәһәр-Русиянең бер почмагы!» дигән әңгәмә һәм китап күргәзмәсе

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова социаль хезмәт алучылар өчен күчмә китапханә пункты кысаларында, шәһәр көненә багышланган «Минем шәһәр- Русиянең бер почмагы!" дигән китап күргәзмәсе һәм әңгәмә үткәрде.

Чараның максаты: шәһәрнең тарихи үткәненә карата горурлык хисләре үстерү, туган як турындагы белемнәрне баету һәм аның күренекле шәхесләре турында кызыклы мәгълүмат туплау иде.

Китапханәче тыңлаучыларга Яр Чаллы шәһәренең барлыкка килү тарихы һәм аның үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар бик теләп һәм кызыксынып үз шәһәрләре турында әңгәмә кордылар. Алар шәһәр белән бәйле тарихларын, үзләренең яраткан истәлекле урыннарын искә төшерделәр.

Белгеч катнашучыларның игътибарына Яр Чаллы турында «Минем шәһәр- Русиянең бер почмагы!" дигән китап күргәзмәсе, татар һәм рус телләрендә язылган туган якны өйрәнү әдәбияты тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә чарада катнашучыларда, бигрәк тә республиканың башка җирлекләреннән килгән социаль хезмәт алучыларда зур кызыксыну уятты. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International