“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Гөлчәчәкле шәһәр” дигән темага мастер-класс

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова  хезмәт  алучылар  өчен  шәһәр көненә багышлап оригами техникасы белән  “Гөлчәчәкле шәһәр” дигән  мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: оригами техникасы кулланып, кәгазьдән күләмле чәчәкләр ясауның төрле төрләре белән танышу, иҗади потенциалны үстерү һәм үз-үзеңне күрсәтү.

Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны Яр Чаллы шәһәре көне белән котлады һәм шәһәрнең барлыкка килү тарихын искә төшерде. Чарада катнашучылар кайсы өлкәләрдә зур үзгәрешләр булуын горурланып искә алдылар. Аннан соң белгеч оригами  техникасы белән күләмле кәгазь чәчәкләренең ничек ясалуын аңлатты һәм аны җыюның эзлеклелеген эшләп күрсәтте.

Иҗади эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучылар шәһәр белән бәйле күңелле тарихлар сөйләделәр һәм мондый үзенчәлекле, ачык чәчәкләр интерьерда матур күренәчәк, шулай ук башка бәйрәмгә дә бүләк була ала дигән фикер белдерделәр.

Катнашучылар үзләренең иҗади эшләре өчен горурлык хисе һәм күп кенә уңай эмоцияләр алганнары, кызыклы, мавыктыргыч чара өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

Чарада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International