Бүген "Апрель" тернәкләндерү үзәге, медик социаль экспертиза Федераль бюросы карамагында әшләүче тернәкләндерү һәм абилитация системасын үстерүне фәнни-методик һәм методологик тәэмин итү үзәге вәкилләрен һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелегендәге зур делегацияне кабул итте.
Очрашу вакытында, Республикада балаларга иртә яшьтән ярдәм күрсәтүне үстерү һәм ресурс үзәге буларак бу эштә безнең катнашуыбыз турында конструктив сөйләшү булды. Мәскәү кунакларына үсешендә тайпылышлары булган балаларга, шул исәптән инвалидлык турында белешмәсе булмаган балаларга мөмкин кадәр иртә ярдәм күрсәтү системасы, безнең үзәкнең сәламәтлек саклау учреждениеләре, шул исәптән БРКХ, 8 балалар хастаханәсе, балалар психиатрлары хезмәте белән уз-ара бәйләнеш оештырылуы бик ошады.