Алабуга районында, "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында чаралар дәвам итә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга районында, "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында, диспансеризация узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә китерү буенча сынау сәфәрләре дәвам итә. 14 август көне  Иске Юраш авылыннан Морт участок хастаханәсенә 4 рейс ясалды, барлыгы 16 кеше колачланды. Өлкәннәр  барысы да алдан кисәтелде, хастаханәдә аларны диспансерлаштыру вакытында шәфкать туташлары озатып йөрде. “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Морт участок хастаханәсенең үзара киңәшләшеп эшләүләре нәтиҗәсендә, сынау буларак уздырылган чара уңышлы узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International