2019 нчы елның 14 нче августында “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Сабантуй” ял паркында «Инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында» мәгълүмат блогын үткәрделәр.
2019 елның 14 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшләүче тәрбиячеләр “Безнең сәламәтлек – безнең кулда” дигән уен - викторина үткәрделәр.
2019 нчы елның 1 нче сентябреннән Теләче муниципаль районында «Демография» мили проектының "Өлкән буын" проекты тормышка ашырыла башлый
11 август көнне бөтендөнья мөселманнарының иң олы бәйрәме Корбан бәйрәм булып узды. Безнең Лесхоз картлар йорты да бу зур чарадан читтә калмады. Иртәнге якта интернатыбызда яшәүче аксакаллар гает намазын башкардылар. Бәйрәм көннәрендә интернат ишекләре гел ачык булды. Монда яшәүчеләрне һәм эшчеләне котларга дип күп кунаклар килде.
Килүчеләрнең күбесе буш кул белән түгел, ә интернатта яшәүчеләр өчен махсус чалынган корбан ителәре һәм төрле тәм-томнар белән килгәннәр иде.
Лесхоз картлар йорты җитәкчелеге үзләренең бүләкләре белән интернетта яшәүчеләрне шатландырган өчен олы рәхмәтен белдерә.
Бүген 14 нче август көнне интернатта Корбан ашы үткәрелде. Бу чарада безнең интернат аксакаллары, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль защита бүлеге начальнигы Хуҗин М.М., интернат директоры Равилин Р. Р. һәм Алмаз хәзрәт катнашты.
14 нче август көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Бүлмә үсемлекләре” темасына медиа-әңгәмә үтте, аларның төрләре, килеп чыгышы, тәрбияләү, күчереп утырту, кешегә файда китерүе турында сөйләнелде.
Федераль проект кысаларында «Демография» милли проектының өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм тормышка ашыру максатыннан Яшел Үзән «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» «Рәхәт» һәм Үзәк район больницасы вәкилләре белән берлектә диспансерлаштыру узу һәм мәгълүмати листовкалар тапшырып, аерым социаль әһәмиятле булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат җиткерү максатында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны тикшерү оештырдылар.
Шәхси тернәкләнү программасын гамәлгә ашыру максатыннан, кече төркем балалары тәрбияче Диләрә Фатыхова белән Нократ елгасы яр буенда урнашкан аттракционнарда булдылар.
2019 нчы елның ундүртенче августында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Гатина Н.М. һәм Насибуллина А.М. тарафыннан «Арт терапия»технологиясе буенча дәрес үткәрелде.
28 июль 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Пучы авылы клубында «Салават җыр театры» киләчәк.
Менделеевск муниципаль районының "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Табигатькә балаларның карашы" дигән фотокүргәзмә оештырылды.