«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләргә экологик культура күнекмәләре өйрәтәләр

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Приют хезмәткәрләре өч ай дәвамында балаларны чәчәкләр үстерү күнекмәләренә өйрәттеләр. Балалар үсемлекләргә су сибеп йомшарттылар, ә хәзер балаларны орлык җыярга өйрәтергә дә вакыт җитте. «Быел җәй бик яңгырлы булды, шуңа күрә чәчәкләр аеруча күпереп үсте. Балалар чәчәкләр белән горурланалар һәм киләсе елда аларның планнарында төрле үсемлекләрнең тагын да күбрәк сортларын үстерү», - дип хис-кичерешләре белән уртаклаштылар тәрбиячеләр Әнисә Гайнуллина һәм Энҗе Хөснетдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International