"Алданма"исемле чара Алабугада үтә

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә телефон аша халыкны алдау очраклары көннән – көн арта бара. Алдау корбаннарының күпчелеген өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр тәшкил итә. Бу уңайдан Алабуга шәһәренең комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре, “Өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе” технологиясе кысаларында,  социаль хезмәтләрдән өйдә файдаланучылар белән мошенниклар кулына эләкмәү, сак булу турында әңгәмәләр үткәрделәр. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә алдау юллары турында махсус видеоролик күрсәттеләр, мошенниклык төрләре һәм төп схемалары хакында сөйләделәр, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән мәгълүматны тикшерергә, абонент номерына ашыгып акча күчермәскә кешеләргә ишек ачмаска киңәш иттеләр.   Әлеге чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International