«Иҗтимагый аң белән идарә итү»

2019 елның 16 августы, җомга

2019 нчы елның 15 нче августында социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл «Иҗтимагый аң белән идарә итү» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр.

         Әлеге дәреснең максаты булып:

1) массакүләм мәгълүмат чараларының манипулятив йогынтысы техникалары турында, аларның мөмкин булган йогынтысыннан яклау максатында күзаллаулар формалаштыру.;

2) җәмәгать фикеренең баш манипуляторы буларак телевидение турында фикер алышу;

3) медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә тәнкыйди фикерләүне үстерү торды.

         Дәрескә социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаган балалары чакырылган иде.  Кереш өлештә «аң»  төшенчәләре буенча фикер алыштылар.

         Төп өлештә медиа киңлекнең төп өлешләрен билгеләделәр, «пропаганда» төшенчәсе белән таныштылар, заманча телевидение тәэсирендә барлыкка килә торган үз-үзеңне тоту стереотиплары турында видеофильм карадылар һәм фикер алыштылар. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International