«Астра» тернәкләндерү үзәгендә балаларга “Бәлаләрне булдырмыйк ” дигән презентация күрсәтелде

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның  15 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  балаларга “Бәлаләрне булдырмыйк ” дигән презентация күрсәтелде.

Бу чара янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган иде. Шөгыль башында әңгәмә үткәрелде, максат билгеләнде. Чараның максаты булып балаларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, утның зыяны турындагы белемнәрен ныгыту торды. Шулай ук С.Я.Маршакның “Кошкин дом” әкиятен карадылар. Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясалды, әңгәмә үткәрелде. Һәркем үзенә 01, 11, 112 саннарының нәрсә аңлатканын язып куйды.

Чарада 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International