Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк администрациясе “Минем хокукларым һәм мин сайлыйм” дигән темага мәгълүмати-консультация очрашу оештырды.
Директор Юлия Ивахина белән очрашу электораль мәдәниятне, гражданлык активлыгын күтәрүгә һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук, ул эшләүче социаль хезмәт алучыларга «Һөнәри керемгә салым» дигән махсус салым режимы кысаларында, «үзмәшгуль» буларак теркәлергә теләүчеләрнең мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Чарада катнашучылар җитәкчедән үзләренең барлык сорауларына да төгәл җавап алдылар.
Чарада 49 кеше катнашты.