" Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда социаль эш буенча белгеч Мотыйгуллина М.И. шушы төрдә яшәүчеләр белән парк буенча скандинавия йөреше оештырды.
Бүген Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Үзмәшгульлек» дигән темага методик сәгать узды. Белгечләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Радик Гарифҗанов чакырылган иде.
2019 елның 16 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шәһәр мохитенә яраклашу ” дигән темага шөгыль уздырылды.
Бүген Буа шәһәренең В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионында «Сәламәтлек марафоны»дигән чара узды
2019 елның 15 август көнендә Субаш авылында яшәүче Боек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Иван улына 96 яшь тулды. Шул уңайдан Иван абыйга Теләче муниципаль район башлыгы тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
2019 елның 15 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Гөбәйдуллин Нәкиф Әхмәтгәрәй улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкиф абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхужа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
2019 елның 16 августында «Ветеран "инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Өлкән җәяүле»дигән чара узды.
2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бу көнне сайлаучыларга тавыш бирергә һәм 5 елга 100 депутат сайларга туры киләчәк: 50се – бер мандатлы сайлау округлары буенча теркәлгән кандидатларның һәм 50се – кандидатларның республика исемлекләре составында күрсәткән сайлау берләшмәләре арасыннан.
2019 елның 16 август көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гайнетдинова Ф.Т. “Үз куллары белән зоопарк” дип исемләнгән технология кысаларына таянып 6 нчы номерлы дәрес үткәрде.
2019 елның 14нче август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында тәрбияләнүчеләр Калуга шәһәрендәге " Калуга-Бор» психоневрология санаториясенә киттеләр. Ул санаторияга 8 интернатта тәрбияләнүче балалар белән бергә тәрбиячеләр, шәфкать туташы һәм кече шәфкать туташы.