ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Гадәттәгечә август урталарында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов ярдәме белән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрделәр.

2019 нчы елның 14 нче августында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында социаль эш буенча белгечләр тарафыннан «Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен төркемле дәрес үткәрелде.

«Тургай» приютында «Тылсымлы пумала» түгәрәге эшли. Түгәрәктә балалар яңа традицион булмаган рәсем ясау техникасы - граттаж белән таныштылар.  

«Гнездышко» приютының өлкән төркем балалары өчен «Алма фантазиясе» дип исемләнгән танып-белү-уен дәресен тәрбияче Ольга Никитина үткәрде.

16 нчы август  көнне  “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль      хезмәт күрсәтү  үзәгендә чираттагы консилиум утырышы булып узды. Анда  барлык тәрбия системасы  вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында  дүрт гаиләдә үзләренең   бала тәрбияләү өлкәсендәге бурычларын тиешенчә үтәмәүче әти – әниләрнең эшләре тикшерелде. Шәхси тернәкләндерү программасы кысаларында  гаиләләрнең этаптан этапка күчүләре  каралды. Киңәшмәдә  гаиләдәге катлаулы хәлләрне алдан кисәтүгә һәм профилактик чараларга аеруча басым ясалды.

Өлкән төркем малайлар «Иҗади фантазия дөньясы» түгәрәге эшчәнлеге кысаларында ярым күләмле «Аккош» аппликациясе ясадылар.

16
август, 2019 ел
җомга

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Ариадна җебе» программасы кысаларында «Минем холкым» дигән төркемле дәресне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова үткәрде.

15.08.2019 «Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют «Асылташ» белгечләре социаль хезмәтләр күрсәтү һәм шәһәр яны лагерендә ял итүче 7-14 яшьлек 20 бала белән индивидуаль тернәкләндерү программасын тормышка ашыру буенча коррекция-реабилитация чаралары үткәрү максатыннан «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерына бардылар.

15 август көнне Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәттән файдаланучылар өчен табигатькә чыгу оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International